«Китапка салынган күңел моңнары»: әдәби очрашу (6+)

17нче санлы китапханәдә танылган шагыйрә, прозаик, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, С.Сөләйманова исемендәге премия лауреаты Әлфия Ситдыйкова белән очрашу үтте. 

17
IMG_20230316_122416
филиал 117
филиал 17

Балалар Әлфия Мирзанур кызының иҗаты белән танышты, зур кызыксыну белән авторның шигырьләрен укыды, мәктәп укучылары сәхнәләштергән тамашаларны карады, кызыксындырган сорауларын бирде. 
«Канатлар ныгыганда» дигән яңа китабының татар һәм рус телләрендә дөнья күрүе турында яңалык аеруча куандырды. Очрашу җылы һәм дустанә рухта узды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: