«Син Пушкинны беләсеңме…» әдәби викторинасы (6+)

11 февральдә 16 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре кече мәктәп яшендәге балалар өчен Александр Сергеевич Пушкинны искә алу көненә багышланган «Син Пушкинны беләсеңме…» дигән әдәби викторина уздырды. Кереш әңгәмәдә балаларга шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы турында сөйләделәр. 

фото3знаешьлитыъ
фото4знаешилитыы
фото8знаешьлитывы

Аннан соң укучылар «Биографик бәйге», «Әдәби кушылма», «Менә шулай барысы да башланды», «Пазллар», «Пушкин әкиятләре» мультимедиалы викторинасы», «Гаҗәеп әйберләр» дигән алты турдан торган викторинада катнашты. Турлар арасында динамик һәм музыкаль тәнәфесләр үткәрелде. Очрашу барышында балалар бөек рус шагыйренең әсәрләре буйлап сәяхәт кылды, әкият геройларын искә төшерде, А.С. Пушкин әкиятләре һәм шигырьләреннән яраткан өзекләрен укыды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: