«Рус классикасы дөньясында»: әдәби викторина (14+)

23 март көнне 8 нче санлы балалар китапханәсендә «Рус классикасы дөньясында» дигән әдәби викторина үтте.

ф8
IMG_8862
IMG_8872
IMG_8877
IMG_8881

Исемнәре тарихыбызга мәңгелеккә уелып язылган һәм буыннан-буынга тапшырылып килүче шәхесләр булган кебек, бик күпләгән китаплар арасында да әдәбиятның алтын фондын – классика дөньясын тәшкил итүчеләре бар. Викторинада катнашучылар күренекле классикларның иҗаты һәм язучылар биографияләрендәге аз билгеле булган фактлар белән танышты. Чара танып белү-уен формасында узды һәм «Портретлар галереясы», «Үткәннәрдән хат», «Уку залы», «Блиц-сораштыру», «Әдәби буталчык», «Китап бум» этапларыннан торды. Балалар сорауларга бик җиңел җавап бирде, белем-күзаллауларын, игътибарлылыкларын һәм тапкырлыкларын күрсәтте.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: