«Әкият зирәклеккә бай»: әдәби викторина (0+)

Шәһәр үзәк китапханәсенең балалар һәм яшүсмерләр бүлегендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен оештырылган «Әкият зирәклеккә бай» әдәби сәгате бик кызыклы һәм мавыктыргыч узды. Балалар «Яраткан әкиятләр» викторинасы сорауларына актив җавап бирде, әкиятләрне һәм әкият персонажларын таныды, «Әкиятне таны», «Әкият героен таны» бәйгеләрендә катнашты, хәрәкәтчән уеннар уйнады. Яшь китап сөючеләр күргәзмәдәге китапларны зур кызыксыну белән карады. 

Чара азагында балалар үзләренең яраткан әкиятләре һәм геройлары турында сөйләде. Китапханәнең китап киштәләрендә тәкъдим ителгән әдәбият белән таныштылар. Очрашу барысына да күтәренке кәеф бүләк итте. 

Поделиться: