«Ромашка – гаилә символы»: әдәби викторина (0+)
19 май көнне Марат Бибишев исемендәге театр паркында 8 нче санлы балалар китапханәсе «Ромашка – гаилә символы» дигән әдәби викторина үткәрде. Яраткан китаплар уку, актив ял, саф һавада дуслар белән хәрәкәтчән уеннар – компьютер артында утыруны алыштыручы менә дигән ял ул. Театр паркында «Буревестник» яшүсмерләр һәм яшьләр клубы «Квартал» җирле иҗтимагый үзидарәсе белән берлектә Халыкара гаилә көненә багышланган концерт-күңел ачу программасы уздырды, анда балалар китапханәсе актив катнашты. Әдәби викторинада балалар әниләре һәм әбиләре белән бергә гаилә турында халык мәкальләрен, гореф гадәтләрен искә төшерде, әкияти табышмакларны чиште. Бәйрәмнең иң актив катнашучылары татлы бүләкләр һәм китапханә адресы язылган визиткалар алды. Саф һавада узган бәйрәм паркка килүчеләргә якты хис-кичерешләр, уңай тәэсирләр, шатлык һәм күтәренке кәеф бүләк итте. |