«Әдәби ишегалды» язучыларны һәм әдәбият сөючеләрне җыя

Шәһәр Үзәк китапханәсе Татарстан Республикасы көне уңаеннан шәһәрдәшләребезне “Әдәби Чаллы” дип исемләнгән бәйрәмгә чакыра.

“Әдәби ишегалды” программасында шагыйрьләр Факил Сафин, Сирень Якупова, Рәшит Бәшәр, Галиәхмет Шәхи, Вера Хамидуллина, шулай ук “Ләйсән” әдәби иҗат берләшмәсе вәкилләре Рәкит Әбдельманов, Зөлфия Нигманова, Роза Хәмидуллина, Рушания Гыйләҗова, Нурия Гыйльметдинова, Әльфия Гәбдрәшитова, Айрат Шәйхетдинов, артистлар Зөлфия Җиһан, Рубис Зарипов һәм башкалар чыгышлары планлаштырылган.

Чара кысаларында төрле уеннар, флешмоб һәм китаплар белән алмашу оештырыла.

Шулай ук бәйрәмне тамаша кылучылар өчен дә “Ирекле микрофон” куелачак: теләгән һәркем үзе язган яки яраткан шигырьләрен яңгырата алачак

Кадерле дуслар, сезне 23 август 18 сәгатьтә Муса Җәлил проспекты, 4/5 а йорты янында урнашкан “Әдәби ишегалдыда” көтеп калабыз.

 

 

Поделиться: