«Китап, кап-кап, зурысы һәм кечесе» әдәби «балык тоту» (6+)

30 май көнне 10 нчы санлы китапханә мәктәп яны лагерена йөрүче балаларны әдәби «балык тотарга» чакырды. Анда нинди генә маҗаралар булмады!
«Су патшалыгы» викторинасында фантазиядәге сулыкта балалар балык «тотты», әмма балык гади генә түгел иде, ә әдәби сораулар белән булды. 
«Җим» уен-эстафетасында «Балык чиртсә, кармакка да эләгер» сигналы буенча укучылар чиратлашып җепкә, төсләрне кабатламыйча, сәйлән бөртекләрен тезде.

арарырр
10ф. Литературная рыбалка. Викторина «Водное царство»
10ф. Литературная рыбалка. Конкурс «Наживка»
10ф. Литературная рыбалка. Конкурс «Поймай золотую рыбку»
10ф. Литературная рыбалка. Конкурс «Рыбацкие забавы»
10ф. Литературная рыбалка. Эстафета «Рыболовы-спортсмены»

«Тәмле уха» бәйгесе катнашучыларны диңгез һәм елгада яшәүчеләр турында кызыклы табышмаклары белән куандырды, җаваплардан «шәп» уха килеп чыкты!
«Балыкчылар күңел ачуы» бәйгесе балаларның мәкаль-әйтемнәрне яхшы белүләрен күрсәтте, ә «Балык аукционы»нда катнашып, яшь балыкчылар бик күп балык исемнәрен искә төшерде һәм бер-берсен кабатламады. 
«Алтын балыкны тот», «Су үрдәкләре» бәйгеләре һәм «Балыкчы-спортчылар» эстафетасы шулай ук беркемне дә битараф калдырмады.  
Күңелле әдәби балык тоту тәмам, һәм китапханәчеләр балаларга елгада чынлыкта да балык тотарга баруларын, аларга зур һәм кечкенә балыклар эләгүен теләде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: