«Китап белән кышкы кәеф» әдәби мозаика (6+)

Кыш – һәрчак әкият һәм тылсым белән ассоциацияләнүче үзенчәлекле ел фасылы. 
Бу кышкы маҗаралар һәм яңа ел бәйрәмнәре турындагы яхшы китаплар онытылмас уку мизгелләре бүләк итә торган вакыт. Яраткан әсәрләр битләрендә балаларны әйләнә-тирә дөньяны матурлый торган, явыз йөрәкләрнең күңелен эретүче, һәрчак яхшылык җиңә торган иң гаҗәеп һәм серле вакыйгалар көтә!

апотыҗ
13 ф. 03.01.25 лит. мозаика 1
13 ф. 03.01.25 лит. мозаика 3
13 ф. 03.01.25 лит.мозаика 4
13 ф. 03.01.25 лит. мозаика 2

Балалар кышкы әкиятләр, яңа ел маҗаралары һәм кыш турында хикәяләр белән танышты. Тылсымлы кышкы вакыйгалар бик күп. Һәм алар Кар Кызы һәм Кыш Бабай турында гына түгел. Авторлар тарафыннан Яңа ел алдыннан искитмәле хәлләр килеп чыгарга мөмкин булуын исбатлаучы бик күп әкиятләр һәм хикәяләр язылган. Мәсәлән, А.И. Купринның «Чудесный доктор» хикәясе Мерцалов гаиләсе тормышын үзгәртә алган кеше белән бәйрәм алдыннан очраклы очрашу турында, С.Я. Маршакның «Двенадцать месяцев» әкияте явыз үги ана, аның ялкау кызы һәм лаеклы рәвештә 12 ай бүләкләгән тәртипле уги кыз турында, Э. Гофманның «Щелкунчик и мышиный король» әкияте яхшы күңелле кыз Мари, аның гади уенчыкта матур принцны күрүе һәм тычканнар гаскәрен җиңүгә ирешкән кыю  Щелкунчик турында кызыклы вакыйгалар турында сөйли.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: