«Маҗаралар илендә»

1
7
9
3

2 нче март көнне 12 нче санлы татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү китапханәсе 29 нчы гимназия укучылары белән юбиляр язучы Галимҗан Гыйльмановның «Самат батыр» китабы буенча «Маҗаралар илендә» дигән әдәби композиция күрсәтте. Кичәнең кереш өлешендә китапханәче виртуаль китап күргәзмәсе ярдәмендә укучыларны бүгенге көн татар балалар прозасында үз стилен, үз образлар дөньясын булдырган язучының тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырды. Аннары сәхнәгә гимназия укучылары менде. Укучылар Галимҗан Гыйльмановның әлеге китапка кертелгән, маҗаралы вакыйгаларны үз эченә алган һәм балаларга аңлаешлы, җиңел тел белән язылган шигырьләрен сөйләделәр, залда утырган балаларга уйлау, фикерләү сәләтен үстерүче кызыклы табышмакларын, башваткычларын әйттеләр. Кичә сыйныф укытучысы Исмәгыйлова Кадриянең Г. Гыйльманов иҗатының тәрбияви әһәмияте турындагы чыгышы белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: