«Шәһәремә мәхәббәтемне белдерәсем килә» әдәби композиция (18+)

Һәр шәһәрнең үзенең нигез салынган көне, үз тарихы бар. Чаллы шәһәре дә искәрмә түгел — шәһәр көне августта билгеләп үтелә. Укучылар шәһәрне яңа яктан ачсын өчен, 6 августта 1 нче санлы китапханә хезмәткәрләре Шәһәр көненә багышланган «Шәһәремә мәхәббәтемне белдерәсем килә» дигән әдәби композиция уздырды.
Хезмәткәрләр шәһәрнең күренекле урыннары турында сөйләде, истәлекле урыннары белән таныштырды. Кунаклар бик кызыксынып «Минем яраткан калам» викторинасында катнашты, анда шәһәр үсешенә зур өлеш керткән танылган кешеләр, шулай ук исемнәре белән шәһәр урамнары аталган танылган язучылар, шагыйрьләр турында төрле сорауларга җавап бирде. Чарада шәһәр турында шигырьләр һәм җырлар яңгырады. Чара «Сөекле шәһәрем – йөрәгем түрендә» китап күргәзмәсенә күзәтү белән тәмамланды. 

Поделиться: