«Китап, кояш һәм мин – чын дуслар»: әдәби карусель (0+)

10 июнь көнне 17 нче санлы китапханә «Светлячок» мәктәпкәчә белем бирү үзәге балаларын  мавыктыргыч «Китап, кояш һәм мин – чын дуслар» дигән әдәби карусельгә чакырды. 

Солнце…
IMG-20220610-WA0014
IMG-20220610-WA0033
IMG_20220610_113558

Балалар китаплар иленә сәяхәт кылды, анда танылган балалар язучылары Маршак, Чуковский, Михалков һ.б.ларның әсәрләре белән танышты. Яшь кунаклар «Әкиятләр илендә» викторинасы сорауларына бик теләп җавап бирде, яраткан шигырьләрен сәнгатьле  итеп укып, үз талантларын ачты. «Цветик – семицветик» бәйгесендә таҗлардан яхшы гамәлләр чәчәге җыйдылар. «Җәйге шатлыклар» уенында яшелчә һәм җиләк-җимешләрне оста җыюларын күрсәттеләр.  
Чара бик күңелле һәм бай эчтәлекле узды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: