Әдәби тамчы (12+)
31
Март 2022
Пәнҗешәмбе
Яз – елның агачлар уяна, күчмә кошлар кайта торган иң ямьле вакыты. Язгы каникуллар вакытында шәһәр үзәк китапханәсендә үткән «Әдәби тамчы» әдәби-танып белү программасы әлеге ел фасылына багышланды. Чара барышында балаларга «Язга дан җырлап» дигән китаплар күргәзмәсе тәкъдим ителде, катнашучылар анда иҗатларында язны һәм башка ел фасылларын сурәтләгән шагыйрь һәм язучыларның әсәрләре белән таныша алды. |