«Ә бездә бүген – җәй!» әдәби уеннар (0+)

1 июньдә 8 нче санлы балалар китапханәсе Марат Бибишев исемендәге театраль паркта «Яшүсмер» яшьләр клублары үзәге тарафыннан оештырылган «Тату җәй ритмы» концерт-күңел ачу программасында актив катнашты, һәм «Biblio-каникуллар» проекты кысаларында «Ә бездә бүген – җәй!» әдәби уеннар уздырды.
Җәй безнең барыбыз өчен дә үзенең кояшлы ишекләрен ачты. Һәм бу көнне без иң матур һәм якты бәйрәмнәрнең берсе – Балаларны яклау көнен билгеләп үттек. Чара кунаклары «КИТАПХАНӘ» дип аталган китаплар утравы буйлап кызыклы сәяхәткә юл тотты. Бергәләп «Шигырьләр култыгы»нда, «Маҗаралар елгасы»нда булдылар, «Әкиятләр тавы»на менделәр һәм «Могҗизалар урманы»на килеп эләктеләр. Әлеге сәяхәтнең һәр этабы әдәби биремнәр һәм бәйгеләр белән үрелеп барды. 

(1)20260601_162013
(2)20260601_161553
(3)20260601_161321
(4)20260601_171716

Бәйрәм азагында китапханәчеләр укучыларга җәен китапханәне онытмаска, китаплар укырга кирәклеген, һәм шул вакытта каникулларның ямансу булмаячагы, ә мавыктыргыч, кызыклы һәм файдалы узачагы турында искә төшерде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: