«Чебурашканың туган көне» әдәби уен-танышу (0+)

20 һәм 21 августта 10 нчы санлы китапханә үзенең яшь китап сөюче дусларын язучы Эдуард Успенскийның таланты һәм фантазиясе миллионлаган укучыларына бүләк иткән фәнгә билгеле булмаган җәнлек – Чебурашканың туган көненә чакырды. Ел саен 20 август көнне Чебурашканың бәйрәме, рәсми дәрәҗәсе булмаса да, аны һәрвакыт балалап энтузиазм белән һәм күңелле итеп уздыра.
Чара башында анда катнашучылар әлеге гаҗәеп җәнлекнең кайчан, ничек һәм каян барлыкка килүе, аңа ни өчен андый кызык исем кушулары, шулай ук Чебурашканың «әтисе» кем булуы турында белде.

апоап
10ф. «День рождения Чебурашки» Знакомство с Чебурашкой
10ф. «День рождения Чебурашки»
10ф. «Именинный» хоровод
10ф. Игра «Донеси апельсин»
10ф. Литературная игра-знакомство «День рождения Чебурашки» 2
10ф. Рисуем Чебурашку
10ф. Участники мероприятия «День рождения Чебурашки»

Шуннан соң балалар әйлән-бәйлән әйләнде, «Дуслык йорты» дигән күңелле викторинада катнашты, Шапоклякның «Зарарлы табышмакларын чиште», «Чебурашкадан сюрприз» һәм «Апельсинны илтеп җиткер» уеннары уйнады һәм күзләрен бәйләгән килеш тантананың төп герое рәсемен ясарга тырышып карадылар. Чара азагында «Пусть бегут неуклюже…» җырын бергәләп җырладылар.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: