«Әкиятләр илендә» әдәби уен (0+)

28 март көнне 23 нче санлы китапханә хезмәткәрләре, Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Әкиятләр илендә» дигән әдәби уен уздырды.
Нәни дусларыбыз фиксиклар Симка һәм Нолик белән бергә әкиятләр иленә килеп эләкте. Әлеге илдән әйләнеп кайту өчен, аларга кроссвордлар чишәргә, викторина сорауларына җавап бирергә, смс-хәбәрләргә җавап бирергә һәм әкият геройлары әйберләрен араларга туры килде. Әмма балалар барлык биремнәрне җиңеллек белән җиңеп чыкты һәм фиксиклар белән бергә күңелле дискотека оештырды. 

лоилиррмдмж
23ф. Литературная игра «В стране сказок» (2)
23ф. Литературная игра «В стране сказок» (3)
23ф. Литературная игра «В стране сказок» (4)
23ф. Литературная игра «В стране сказок» (9)
23ф. Литературная игра «В стране сказок» (11)

Чара электрон презентация белән үрелеп барды. «Әкиятләр иле» дигән китап күргәзмәсе әзерләнгән иде һәм китапларга күзәтү уздырылды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: