«Мойдодырда кунакта»: әдәби уен (6+)

17 март көнне 3 нче санлы китапханә, «Ел әйләнәсендә китаплар укыйбыз» программасы кысаларында, кече мәктәп яшендәге балалар өчен «Мойдодырда кунакта» дигән әдәби уен уздырды.

мойдодыр
DSC02031
DSC02021

Чара Корней Иванович Чуковскийның тууына 140 ел булуга багышланды. Аның шигырьләре, табышмаклары, нәниләр өчен уен җырлары һәм әкиятләре – барысы да шатлык һәм яхшы кәеф бүләк итүче әсәрләр. Авторның китапларында тудырган образлары якты һәм истә кала торган. Китапханәче балаларны язучының тормыш юлы, аның балачагы белән таныштырды, хәтта аларның әти-әниләре, әби-бабайлары Чуковский әкиятләрен укып үсүе турында әйтеп үтте. Балалар «Крокодил» дигән беренче әкиятенең язылу тарихы турында белде. Шулай ук алып баручы язучының озак вакытлар Переделкинодагы дачасында яшәве, анда якын-тирәдә яшәүче балалар белән очрашулар уздыруы, алар белән аралашуы, шигырьләр укуы, үзенә кунакка танылган шәхесләрне, очучыларны, артистларны, шагыйрьләрне чакыруы турында сөйләде. 
Шуннан соң балалар «Җавап бир», «Юлны дәвам ит», «Хаталарны төзәт», «Игъланнар» бәйгеләрендә актив катнашты. Зур кызыксыну белән әкиятләрне искә төшерделәр, әкият геройлары исемнәренең шифрларын ачтылар, күңелле табышмакларны чиштеләр.
Чара электрон презентация белән үрелеп барды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: