«Әкияткә кунакка»: әдәби уен (0+)

3 апрель көнне Халыкара балалар китабы көненә 16 нчы санлы китапханәдә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Әкияткә кунакка» дигән әдәби уен үтте.

16
20230403_094506
20230403_095114

Чара башында балалар Халыкара балалар китабы көненең ни өчен 2 апрельдә билгеләп үтелүе турында белде, видеоязма карап, бөек әкиятче Ганс Христиан Андерсенның биографиясе белән танышты. Шулай ук алар әкиятләрнең төрле: әдәби, халык, тылсымлы, көнкүреш, хайваннар турында булуын белде. Әкият – балалар күзендә ялкын сыман чагылучы алтын ул. Шунлыктан нәни китап сөючеләр әкиятләр иле буйлап сәяхәткә юл тотты, анда аларны төрле бәйгеләр көтте. Малайлар һәм кызлар бик теләп әкият геройларын, әкият исемнәрен таныды, әкиятләр буенча төшерелгән мультфильмнардан җырларны җырлады. Әкияткә сәяхәт тәмам, әмма әкиятләр янәшәдә генә «яши», бары тик китапханәдә китапны алып ачып укырга кирәк. Катнашучылар барысы да канәгать калды, уңай тәэсирләр, яхшы кәеф алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: