«Григорий Остер киңәшләре»: әдәби уен (6+)

27 апрель көнне яшь китап сөючеләр өчен 13 нче санлы китапханәдә  «Григорий Остер киңәшләре» дигән әдәби уен үтте.

Россия балалар язучысы, драматург, телевидение алып баручысы һәм сценарист Григорий Бенционович Остерга 2022 елда 75 яшь тула. Нәкъ менә ул киңәшләр файдалы гына түгел, ә зарарлы булуын уйлап тапкан. Дистәдән артык дәреслекләр язган, алардагы табышмаклар балаларны чын күңелдән көләргә мәҗбүр итә. 

Г.Остер тормышыннан фактлар белән танышып, балалар аның ни өчен институтта 12 ел укуы, ничә баласы булуы һәм Россия президентына биргән киңәшләре турында белде. Язучы иҗатын өйрәнү өчен, балалар «Зарарлы Киңәшләр Мәктәбе»ндә булды һәм Остерның күңелле табышмакларын чиште, «тешләр» яки «конфетлар»га тавыш бирү белән тәмамланган «Конфет ашау» дигән яңа уен белән танышты. 

Остерның «Дикие и прирученные взрослые» китабы буенча сәяхәт кылып, яшь чаллылылар катлаулы сорауларны чишүдә катнашты: өлкәннәр каян килеп чыга, ни өчен олылар киңлеккә үсә, гаеплене каян эзләргә. Китаплар ярдәмендә катнашучылар танылган һәм яраткан авторларының зирәк һәм шаян киңәшләрен ишетте, мәсәлән, катлаулы хәлләрдән ничек чыгарга, ошамаган нәрсәдә күңелгә хуш килерлек нәрсәне ничек табарга, язучы сценарийлары буенча төшерелгән «Вредные советы», «38 попугаев» мультфильмнарыннан өзекләрне карады.
Барлык катнашучылар «Өлкәннәр арасында яшәү һәм алардан файда алу» дигән өйрәнү курсын тыңлаучы буларак таныклык һәм конфетлар алды.  

Григорий Остер үзенең «зарарлы киңәшләрен» балаларның киреләнү нәтиҗәсендә барысын да киресенчә эшләсеннәр өчен бирә торган булган.

Поделиться: