«Сәламәтлек иленә сәяхәт»: әдәби уен (6+)
31 октябрь көнне 13 нче санлы китапханә балалар өчен «Сәламәтлек иленә сәяхәт» дигән әдәби уен уздырды. «Сәламәтлек әлифбасы» слайд-презентациясен кулланып, яшь китап сөючеләр сәламәт тормыш рәвеше кагыйдәләре турында белде. Шулай ук бу эштә күңелле бәйгеләр һәм викториналар булышты. Балаларга кунакка килгән Табиб Авырмас үз әсәрләрендә сәламәтлек һәм гигиена темасын күтәргән шагыйрь һәм язучылар турында сөйләде. К. И. Чуковский, А. Барто шигырьләре шәхси гигиенага, даими юынырга һәм үз-үзеңне карарга, тешләрне чистартырга өйрәтә. Шулай ук балалар теш пастасының килеп чыгу тарихы турында белде. |