«Мин Тукайга киләм»: әдәби уен

IMG_0753
IMG_0759
IMG_0727
IMG_0742
IMG_0722

22 нче апрель көнне 12 нче татар  китапханәсе 8 нче сыйныф укучылары өчен Тукайның 130 еллыгына багышланган «Мин Тукайга киләм» исемле әдәби уен үткәрде. Уенның беренче өлешендә укучылар өчен Габдулла Тукайга багышланган  китапларга күзәтү ясалды, кызыклы истәлекләрдән өзекләр укылды. Шагыйрь тормышына багышланган язмалар укучыларда зур кызыксыну уятты. Балалар яттан шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, аның шигырьләренә язылган җырларны башкардылар. Икенче өлештә Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган викторина үткәрелде .

Габдулла Тукай – бөек татар шагыйре, дөнья масштабына чыккан шәхес. Ул – татар милләтенең символы. Еллар үткән саен, шагыйрь шәхесенең иҗтимагый бөеклеге тагын да актуальрәк һәм мәгънәлерәк була бара.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: