«Һәр йөрәктә Пушкин яңгырасын» әдәби уены (18+)

Россия өчен Пушкиннан да әһәмиятлерәк башка шагыйрь һәм язучы юк. Аның шигырьләре, әкиятләре, повестьлары бүгенге көндә дә бөтен дөньяда кечесеннән олысына кадәр миллионлаган укучылар өчен аңлаешлы булып кала. 6 июнь көнне илебез  А. С. Пушкинның туган көнен билгеләп үтә.

IMG_20250605_110741
IMG_20250605_111317
IMG-20250605-WA0049

5 июньдә 1 нче санлы китапханә «Һәр йөрәктә Пушкин яңгырасын» дигән әдәби уен уздырды. Катнашучылар А.С. Пушкин әсәрләре буенча әдәби уенда актив катнашты. Слайд-презентация ярдәмендә теге яки бу юлларның кайсы әсәрдән булуын белделәр, иллюстрацияләр буенча әсәрләрне таныдылар, телдән әйтелгән портрет буенча геройларны атадылар, ребуслар чиштеләр. Алга таба китапханәче тыңлаучыларга, «Пушкин белән җәй» китап күргәзмәсеннән үзләренә ошаганын сайлап алып, үзләренә Александр Сергеевич шигырьләрен укырга тәкъдим итте.

 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: