«Пушкинны яратабыз… Пушкинны беләбез?» әдәби уены (12+)

2 октябрь көнне 11 нче санлы китапханәдә өлкән мәктәп яшендәге балалар өчен «Пушкинны яратабыз… Пушкинны беләбез?» әдәби уены узды. Чарада катнашучылар өчен кызыклы танып белү программасы әзерләнгән иде. Балаларга «Таныш һәм таныш булмаган Пушкин», «Картиналар галереясы», «Әкият хәзинәләре», «Күңелләрне әсир иткеч шигырьләре», «Сүзне әйт», «Музыкаль» һ.б. турларны үтәргә тәкъдим ителде. Дөрес җаваплар өчен укучылар ярдәмче сүзләр алды, алардан А.С. Пушкинның укучыларына әйткән сүзләрен җыйды. Шагыйрьнең биографиясеннән дә, әсәрләреннән дә алынган, катлаулылыгы буенча төрле, логика һәм тапкырлыкка сораулар беркемне дә битараф калдырмады. Әдәби уенда катнашу балаларга кызыклы мәгълүматлар алырга һәм белемнәрен ныгытырга мөмкинлек бирде. 

Поделиться: