«Шарль Перро әкиятләре эзләре буйлап»: әдәби уен (6+)

27 гыйнвар көнне 23 нче санлы китапханәдә «Юбиляр йолдызлар» программасы буенча кече мәктәп яшендәге балалар өчен «Шарль Перро әкиятләре эзләре буйлап» дигән әдәби уен узды.

по следам
23ф.Лит. игра«По следам сказок Шарля Перро» (3)
23ф.Лит. игра«По следам сказок Шарля Перро»
23ф.Лит. игра«По следам сказок Шарля Перро» (2)

Балалар француз әкиятчесенең тормыш юлындагы кызыклы битләре белән танышты, аның тылсымлы әкиятләр дөньясына мавыктыргыч сәяхәт кылды, әдәби табышмаклар чиште, әкият викторинасы сорауларына җавап бирде, «Гаҗәеп үзгәрешләр», «Әкияти математика» һәм рәсем ясау буенча «Минем яраткан әкият герое» бәйгеләрендә катнашты. Чара «Әкиятче буласың киләме» интерактив уены белән үрелеп барды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: