«Робинзон эзләреннән» әдәби уены (6+)

13 ноябрьдә 16 нчы санлы китапханә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Робинзон эзләреннән» дигән әдәби уен уздырды.

IMG-20251114-WA0006
IMG-20251114-WA0007
IMG-20251114-WA0011
IMG-20251114-WA0015
IMG-20251114-WA0016
Уен барышында нәни кунаклар кеше яшәми торган утрауга мавыктыргыч сәяхәт кылды. Алар, Робинзон Крузоның яраткан урыны яшерелгән пазлны җыяр өчен, төрле биремнәр үтәргә тиеш булды. Уен башында яшь сәяхәтчеләр «диңгез терминологиясе»ндә үз белемнәрен күрсәтте, алга таба утрауда алар йорт төзеде, нинди үсемлекләр үсүен ачыклады, табигать тавышларын, комда калган хайван эзләрен таныды. Аеруча балаларга жестлар ярдәмендә Җомга белән сөйләшү ошады. Чара азагында балалар пазлны җыеп бетерде һәм Робинзон Крузоның барыннан да күбрәк диңгезне яратуы турында белде.  

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: