«Китаптагы нәни аюлар» әдәби уены (6+)

Аю – рус халык әкиятләре, җырлары, мәкаль-әйтемнәрендәге иң танылган персонаж. Бөтен дөньяда аюлар хөрмәтенә бәйрәмнәр билгеләп үтелә. 27 февральдә дә Халыкара ак аю көне бәйрәм ителә. Бу көннең максаты – юкка чыга баручы аю төрләренә һәм әлеге популяцияне саклау буенча чараларга җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү. 13 нче санлы китапханә хезмәткәре балалар бакчасының өлкән төркеме балаларына аюлар тормышыннан бик күп кызыклы фактларны, нинди аюлар булуы, аларның табигатьтә ничек яшәве турында сөйләде. Әдәби уен барышында балалар аюлар – панда, көрән аю, коала, ак аю турында яхшы белемнәрен күрсәтте.  Ә иң мөһиме әкиятләрне һәм танылган аюлар  Винни-Пух, Паддингтон турында да китапларны беләләр.

13 ф. фото 1
13 ф. фото 2
13 ф. фото 3
13 ф. фото 4
13 ф. фото 5

Китапханәче балаларга С. Козловның «Трям! Здравствуйте!», «Три медведя», «Вершки и корешки», «Варежка», «Маша и медведь», Юлия Мартыщенконың «Медвежонок Фёдор. Путь домой» аюлар турындагы китапларын тәкъдим итте, һәм шулай ук «Тошка и компания» журналы белән таныштырды. Балалар аю баласы Умка белән таныш, әмма бик теләп мультфильмны карады һәм бишек җырын җырлады. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: