«Әкиятләр дөньясы» әдәби уены (12+)

29 гыйнварда 3 нче санлы китапханәдә М.Е. Салтыков-Щедринның туган көненә багышланган «Әкиятләр дөньясы» дигән әдәби уен үтте.
Чара китапханәченең бөек язучының тормышы һәм иҗаты турында сөйләвеннән башланды. Аннан соң уенда катнашучылар укылган өзекләр буенча әкиятләрне таныды. Шулай ук «Повесть о том, как мужик двух генералов прокормил», «Дикий помещик», «Премудрый пескарь» һәм «Самоотверженный заяц» әсәрләре буенча викторина уздырылды. Чара азагында балалар Салтыков-Щедринның «Премудрый пескарь» әкияте буенча төшерелгән мультфильмны карады.
Чарага «Салтыков-Щедрин әкиятләре дөньясы» дигән китап күргәзмәсе әзерләнгән иде.

Поделиться: