«С.В. Михалков дөньясы»: әдәби уен (0+)

19 апрель көнне 11 нче санлы китапханәдә «С.В. Михалков дөньясы» дигән әдәби уен уздырылды. Михалков әсәрләре мисалында балаларга сәламәтлекне саклауның кечкенәдән әһәмиятле булуы турында сөйләделәр. Яшь китап сөючеләр озак гомер иткән язучының иҗаты белән танышты, кайберсе аның шигырьләрен яттан сөйләде. Балалар актив рәвештә сорауларга җавап бирде, «Файдалы һәм зарарлы ризыклар» уенында катнашты, өйләрендә ничек чыныгулары турында сөйләде һәм бик теләп физкультминутта катнашты. Чарада катнашучылар бик күп файдалы һәм кирәкле мәгълүмат алды. 

Поделиться: