«Китапларның да юбилейлары була» әдәби уены (6+)

17 апрель көнне 3 нче санлы китапханәдә кече мәктәп яшендәге укучылар өчен юбиляр китапларга багышланган чара уздырылды.  
2024 елда хәзерге көндә дә үз укучыларын кабатланмас хис-кичерешләр һәм мавыктыргыч сюжетлары белән куандырып торучы күп кенә күркәм китаплар юбилейларын билгеләп үтә. Алар бүген дә үз популярлыкларын югалтмыйча, яратып укыла. Чара башында китапханәче презентация һәм «2024 елның юбиляр китаплары» дигән китап күргәзмәсе ярдәмендә балаларга һәр китапның үз тарихы, шул исәптән туган көне – беренче тапкыр басылып чыккан елы булуы турында сөйләде.   

паевер
1713352745278
DSC02673

Чарада катнашучылар әдәби геройлар турында табышмакларны чиште, башы буенча әсәрләрне таныды, А. Барто, Б. Заходер, К. Чуковскийның «Муха-Цокотуха», «Доктор Айболит» юбиляр китапларына багышланган шигырь укыды. Балалар бик теләп Н. Н. Носовның «Приключения Незнайки и его друзей» әкияте геройларының рәсемнәрен ясады, В. Бианки китапларына иллюстрацияләр буенча пазлларны җыйды.
Күңелле һәм көтелмәгән сораулар, яраткан әсәрләре буенча табышмаклар иң күп китап укучы команданы ачыкларга ярдәм итте. Балалар чарадан бик күп уңай тәэсирләр алды һәм канәгать калды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: