«Тату бердәмлектә яшәрбез» әдәби уены (0+)

Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында 8 сентябрьдә 23 нче санлы китапханә балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме өчен  «Тату бердәмлектә яшәрбез» дигән әдәби уен уздырды.
Чара төрле халыкларның мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләүгә, милли мираска карата кызыксынуны үстерүгә, һәм шулай ук дуслык, бер-береңне аңлау һәм бердәмлек хисе булдыруга юнәлдерелде. 
Уен барышында балалар, гасырлар буе үз гореф-гадәтләрен саклап һәм илебезнең уртак мәдәниятенә өлеш кертеп, янәшә яшәүче милләт вәкилләренең һәм мәдәниятләрнең күптөрлелеге турында белде.  

2. 23ф. Литературная игра «Будем жить в единстве дружном» (0 )
3. 23ф. Литературная игра «Будем жить в единстве дружном» (0 )
4. 23ф. Литературная игра «Будем жить в единстве дружном» (0 )
1. 23ф. Литературная игра «Будем жить в единстве дружном» (0 )

Катнашучылар бик теләп викторина сорауларына җавап бирде, табышмаклар чиште, Россия халыклары уеннары уйнады, мәкаль һәм әйтемнәрне искә төшерде. 
Әдәби уен чын-чынлап илебезнең мәдәни һәм милли күптөрлелегенә кереп чуму булды. Китапханәче чарага килүчеләргә Россиянең никадәр бөек булуы һәм аның киңлекләрендә никадәр күптөрле халыклар яшәве турында сөйләде.   
Россия тарихына, төрле халыкларның мәдәнияте һәм гореф-гадәтләренә багышланган китап күргәзмәсе оештырылган иде, ул яшь катнашучыларга теманы тирәнрәк үзләштерергә мөмкинлек бирде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: