«Чулман буендагы ак кала» әдәби уены (6+)

6 майда 3 нче санлы китапханәдә «Чулман буендагы ак кала» дигән әдәби уен узды. Безгә кунакка 3 нче сыйныф укучылары килде. 
Быел яраткан шәһәребезгә 400 ел тула. Шул уңайдан «Яраткан шәһәребез – Яр Чаллы» дигән китап күргәзмәсе оештырылды.

20260415_110824
20260415_110953
20260415_112441

Башта китапханәче Чаллы шәһәренең тарихын сөйләде. Балалар бик мавыгып тыңлады һәм сораулар бирде. Чыгыштан соң балалар «Без яши торган шәһәр» видеоролигын карады, шәһәребез гимны яңгырады. Балалар автогигантның кыскача тарихы белән танышты, машина төзелеше комплексының ни өчен һәм кайда төзелүе, беренче КАМАЗның конвейердан кайчан төшүе һәм аның хәзер кайда булуы турында белде, шулай ук заводта чыккан иң кызыклы машиналар турында мәгълүмат алды. Презентация чарада катнашучыларга КАМАЗ тарихының уникаль кадрларын чагылдырган раритет фотосурәтләрне күрергә мөмкинлек тудырды.
Видеоролик караганнан соң «Әдәби КАМАЗ» уенына күчтеләр. Балалар ике командага бүленде һәм барлык сорауларга актив җавап бирде. 
Чара азагында укучылар яраткан шәһәребез Яр Чаллы турында китапларны карады. Балалар әдәби уеннан канәгать калды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: