«Шәмнең тылсымлы уты» әдәби кунакханә (18+)

Яңа ел, Раштуа, Нардуган, Качману! Бу бәйрәмнәр белән күпме шатлык, күпме йола һәм ышанулар бәйләнгән! Һәм аларда шәм даими юлдаш. Тере ут ялкыны яки яктысы – борынгы һәм картаймас чистарыну йоласы. 

еныц
13 ф. 13.01.25 свечи фото 1
13 ф. 13.01.25 свечи фото 2
13 ф. 13.01.25 свечи фото 3
13 гыйнвар көнне 13 нче санлы китапханә өлкән яшьтәге укучыларын әдәби кунакханәгә чакырды. Алар анда шәмнәрнең килеп чыгу һәм аларны әзерләү тарихы белән танышты, Б. Пастернак, Ф. Сологуб һ.б. ның шигырьләрен, И. Аллегрова репертуарыннан «Свечка», М. Шуфутинский репертуарыннан «Свечи», П.И. Чайковскийның «Ел фасыллары» музыкаль альбомыннан «Святки» җырларын, рус язучыларының шәмнәр һәм алар белән бәйле йолалары турында әсәрләреннән өзекләр тыңлады. Чара кунаклары шәм ярдәмендә юрауның төрле ысуллары турында искә төшерде, үз истәлекләре белән уртаклашты һәм колядка укыды. Вакытларын менә шулай кызыклы, файдалы һәм күңелле итеп үткәрде микрорайон халкы.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: