«Чеховта кунакта» әдәби кунакханә (12+)

29 гыйнварда бөек рус язучысы Антон Павлович Чеховның тууына 165 ел тулды. Чеховның иҗади мирасы бүген дә яши. Тиңдәше булмаган кыска хикәяләр жанры остасы, ул хәзерге заман прозасы өчен генә түгел, ә рус һәм дөнья әдәбияты үсеше өчен дә яңа юллар салган. 14 нче санлы китапханә хезмәткәрләре язучының юбилеена багышланган чара уздырды. Балалар бөек язучының тормышыннан күп кенә яңа мәгълүматларны белде, Чехов белән язучы гына түгел, ә табиб һәм яхшы кеше буларак та танышты. 

впвып
фото чехов
фото чехов1

«Ванька», «Каштанка», «Мальчики» хикәяләреннән өзекләр кычкырып укылды. Бөтен гомере дәвамында А.П.Чехов сәяхәт иткән. Ул Кырымда, Кавказда булган. Һәр барган җиреннән ул үз әсәрләре өчен материал алып кайткан. Сахалинга сәяхәт – Чеховның чын гражданнарча батырлыгы. Ул сахалин халкы санын ала, сөргендәгеләр һәм каторгадагыларның тормышы белән якыннанрак таныша. Боларның барысы хакында да ул «Остров Сахалин» китабында һәм «Палата №6», «Мужики» һ.б. хикәяләрендә яза. Язучының иҗаты турында видеоязмалар күрсәтелде, А.П.Чеховның яраткан композиторы П.И.Чайковский музыкасы яңгырады. Чара «Тиңсез тормыш рәссамы» китап күргәзмәсенә күзәтү белән тәмамланды, анда А. П. Чеховның тормыш юлы һәм иҗаты турында китаплар, шулай ук аның әсәрләре тәкъдим ителде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: