«Тукай иленә сәяхәт»: әдәби кунакханә (0+)

20 апрель көнне 8 нче санлы балалар китапханәсендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Тукай иленә сәяхәт» дигән әдәби кунакханә узды. 

лит гостиная
3
2
1
4
5

Китапханәче катнашучыларны татар шагыйре Габдулла Тукайның тормыш юлы белән таныштырды, аның иҗатына күзәтү ясады. Чара барышында балалар Г. Тукайның «Фатыйма һәм сандугач» әкияте мотивлары буенча мультфильм карады. Шулай ук алар бөек шагыйрьнең шигырьләрен сөйли алды. Соңыннан балалар бик теләп татар халык гимнына әйләнгән «Туган тел» җырын бергәләп җырлады. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: