«Гаилә – күңел хәзинәсе» әдәби кунакханәсе (18+)

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне — ел саен 8 июльдә билгеләп үтелүче бәйрәм. Аның символлары булып изге Пётр һәм Феврония санала. Аларның никахы идеаль христиан гаиләсе үрнәгенә әйләнгән.
7 июльдә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан, 1 нче санлы китапханә «Гаилә – күңел хәзинәсе» дигән әдәби кунакханә үткәрде. Китапханәче чарада катнашучыларга озак һәм бәхетле итеп яшәгән һәм бер көндә вафат булган Петр һәм Феврония турында легенданы сөйләде. Бу тарих очрашуга җылы, матур рух өстәде һәм гаиләдә тугрылык, үзара аңлашу һәм бер-береңә ярдәм итүнең никадәр мөһим булуын искә төшерде. 

IMG_20260707_112245
IMG_20260707_113151
IMG_20260707_114459_1

Бәйрәм рухын «Гаилә — мәхәббәтнең бөек патшалыгы» слайд‑презентациясе ачарга ярдәм итте. Матур кадрлар һәм сүзләр гаиләнең сүз генә түгел, ә мәхәббәт, гореф-гадәтләр һәм буыннар истәлеге белән тулы үзе бер дөнья булуын күрсәтте. Программаны уеннар өлеше дә җанландырды: «Бәхет ромашкасы», «Гаилә әлифбасы» бәйгеләре кунакларда шатлык хисләре һәм елмаю тудырды. 
Әдәби кунакханә чын-чынлап җылы һәм берләштерүче чара булды. Ул катнашучыларны бәйрәм тарихыв һәм мәдәни гореф-гадәтләр белән таныштырып кына калмады, ә һәркемгә гаиләне чын терәк һәм бәхет итүче нәрсәләр турында үз карашлары белән уртаклашырга мөмкинлек тә бирде. Мондый очрашулар гаиләнең без кадерләп саклый һәм буыннан-буынга тапшыра торган күңел хәзинәсе булуы турында искә төшерә.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: