«Шигъриятнең гаҗәеп бите» әдәби кунакханәсе (18+)

Бөтен дөньяда 21 мартта күркәм бәйрәм – Шигърият көне билгеләп үтелә.
3 нче санлы китапханәдә «Ялкын» клубы әгъзалары өчен китапханәчеләр  «Шигъриятнең гаҗәеп бите» дигән чара уздырды.
Шигърият дөньяга яңача карарга мәҗбүр итә, йөрәктә җыелган хисләрне җиткерергә мөмкинлек бирә. Шигърият көнкүреш тормыштан югарырак күтәрә һәм рухи яктан баета, яхшырак күңелле, тәвәккәлрәк, назлырак, кыюрак булырга ярдәм итә. Кешенең яраткан шагыйре булмаска да мөмкин, әмма һәркемнең үзен битараф калдырмаган шигыре була. 

20260324_130626
20260324_132038
20260324_142001

Катнашучылар тыңлаучылар һәм тамашачылар гына булып калмады, ә үзләре дә бик теләп Г. Тукай, Һ. Такташ, Х. Туфан һ.б. танылган шагыйрьләрнең яраткан юлларын укыды.  
Китапханә укучысы Садриева Римманың чыгышы очрашуның бизәге булды, ул үз иҗаты белән уртаклашты һәм үзе язган лирик һәм патриотик шигырьләрен укыды. 
Чарага «Шигърият – гаҗәеп бит» дигән китап күргәзмәсе әзерләнгән иде.
Шигъри сүз белән очрашу укучылар күңелендә озак сакланыр, аларга дөньяның матурлыгын тирәнрәк тоярга ярдәм итәр, аларның эчке дөньясына баетыр. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: