«Сергей Михалков китаплары битләре буйлап» әдәби кунакханә (6+)

25 сентябрь көнне 11 нче санлы китапханәдә кече мәктәп яшендәге укучылар өчен «Сергей Михалков китаплары битләре буйлап» дигән әдәби кунакханә узды. Китапханәче белән бергә балалар шигырьләр буйлап поездда сәяхәткә кузгалды һәм Сергей Михалков язган «Дуслар җыры»н башкарды. Укучылар шагыйрьнең балачагы, беренче шигырьләрен ничек яза башлавы, үзенең кулъязма журналында бастырып чыгаруы турында белде. Балалар Михалковның танылган балалар шагыйре һәм язучысы гына түгел, ә пьесалар, сценарийлар, мәсәлләр, тәрҗемәләр авторы да булуын белде. Шулай ук ул Россия гимны текстын язган. Шагыйрьнең шигырьләрен искә төшереп, балалар төрле биремнәр башкарды. «Бел әле» уенында тәртип ясадылар һәм С. Михалков шигырьләренә әйберләрне кире кайтардылар. «Табышмак-шигырьләр» уенында табышмаклар чиштеләр. Очрашу «Дядя Степа» мультфильмын карау белән тәмамланды.

выпоапть
20240925_115443
20240925_121726

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: