«Көзге мотивлар» әдәби кунакханәсе (6+)

6 октябрьдә 5 нче санлы китапханәдә яшь укучылар өчен «Көзге мотивлар» дигән әдәби кунакханә узды. Балалар, рус шагыйрьләренең матур шигырьләрен тыңлап, шигърият дөньясына кереп чумды. Укучылар кызыксынып сокландыргыч итеп көзге табигатьне сурәтләгән Александр Пушкин, Фёдор Тютчев һәм Иван Буниннарга аеруча дикъкатьле булды. Алга таба балалар «Әкияти көз» дигән көзге викторинада катнашты. Викторина сораулары күптөрле һәм кыхыклы иде, алар әдәби әсәрләргә дә, көз белән бәйле халык әкиятләренә дә кагылды. Укучылар, үз белемнәрен һәм тапкырлыкларын күрсәтеп, сорауларга актив җавап бирде. Музыкаль тәнзәфес вакытында яшь укучылар «Золотая осень» җырына видеоклипны карады.

IMG_20261006_111555_683
IMG_20261006_111758_297
IMG_20261006_113342_398
IMG_20261006_114055_221
IMG_20261006_114641_971

Алга таба балалар бик теләп табышмаклар чиште. Шулай ук аларга көз турында мәкальләрне һәм сынамышларны берләштерергә тәкъдим ителде, бу исә файдалы гына түгел, ә мавыктыргыч та шөгыль булды. «Яфрак кайсы агачтан?» уенында балалар теге яки бу яфракның кайсы агачтан төшүен ачыклады. Бу бирем аларга табигатьне һәм аның көзге үзгәрешләрен яхшырак белергә ярдәм итте. Чара азагында балалар шатланып уңыш турында мультфильм карады. Ул аларда бик күп уңай хисләр тудырды һәм китапханәдә үткәргән вакыт турында матур хатирәләр калдырды.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: