«Иҗат канатларында» Әдәби кунакханә (18+)

21 февраль көнне 1 нче санлы китапханәдә «Илһам» («Вдохновение») клубы әгъзаларының чираттагы очрашуы узды.

Әдәби кунакханәгә шагыйрь, «Золотые россыпи» әдәби берләшмәсе җитәкчесе Равил Мохтар улы Әҗмәтҗанов чакырылды.

601
600
602
603

Ул катнашучыларны үзе һәм әсәрләре белән таныштырды. Кунаклар автор башкаруындагы табигать, балачак, мәхәббәт һәм тормыш турындагы шигырьләрен бик теләп тыңлап утырды. Китапханәчеләр дә шагыйрьнең шигырьләрен укыды. Равил Әхмәтҗановның җиңел укылышлы, эчкерсез күңелле, кайвакыт шаян шигърияте беркемне дә битараф калдырмады.

Чарада катнашучылар кунакка сораулар яудырды. Аларны бигрәк тә шигырьләрнең тууы, авторның яраткан шагыйре, басылып чыккан китаплары, киләчәккә иҗади планнары хакындагы мәгълүмат кызыксындырды.

Чара азагында клуб әгъзалары кызыклы очрашу өчен Равил Мохтар улына рәхмәт белдерде һәм аңа ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете һәм яңа иҗади уңышлар теләде. Кичәдә катнашучылар мондый очрашулар әле тагын булыр дигән өмет белән таралышты.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: