«Тылсымчы кыш» әдәби кунакханә (18+)

Кышкы табигать кешеләрне иҗат итәргә рухландыра. Композиторлар табигатькә багышлап көй яза. Рәссамнар моны буяулар ярдәмендә эшли, ә шагыйрьләр кыш картиналарын сүз белән ясый. Авторлар белән бергә без кышка сокланып кына калмыйбыз, ә туган җирне һәм ата-бабаларыбыз төбәген яратырга өйрәнәбез. Рус кышы бик матур. Шагыйрьләр аны зурлап тылсымчы, сихерче, гүзәлкәй, шаянкай һ.б. дип атый. Рус шагыйрьләренең кыш турындагы шигырьләрендә шигъри образларның күптөрлелегенә гаҗәпләнергә генә кала. 
18 февральдә 1 нче санлы китапханә «Тылсымчы кыш» дигән әдәби кунакханә уздырды. Бу көнне А.С. Пушкин, Н. Некрасов, И. Бунин, А. Блок, Н. Рубцов, С. Есенин, М. Цветаева, А. Ахматова, П. Дементьев, А. Фет һ.б. авторларның шигырьләре яңгырады. Чарада катнашучылар сихерле шигърият дөньясына кереп чумды, туган як табигатенең матурлыгы турында яраткан шигырьләрен ишетте. 

Поделиться: