«Ишегалдына китап укырга чык!» әдәби чатыр (6+)
5
Июль 2024
Җомга
5 июль көнне «Ишегалдына китап укырга чык!» әдәби чатыры файдалы һәм кызыклы ял өчен яшь китап сөюче дусларын җыйды. 6 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре балалар белән кызыклы интеллектуаль викториналар уздырды. Алар үзлектән уку һәм даими рәвештә китапханәгә килү өчен бик яхшы стимул булды. Шулай ук Александр Сергеевич Пушкинның балачактан яратып укылучы әсәрләреннән өзекләр кычкырып укылды. Безнең китапханә белән бергә җәйне файдалы һәм кызык итеп уздырырга мөмкин! |