«Без Тукай оныклары» әдәби акциясе (6+)

Бөек татар шагыйре Г.Тукайның туган көне хөрмәтенә 24 апрельдә 13 нче санлы китапханә микрорайон урамында «Без Тукай оныклары» дигән әдәби акция уздырды. Акция нкүренекле татар шагыйре әсәрләрен популярлаштыруга юнәлдерелде. Тукай үзеннән соң халкыбызга бик зур мирас калдырды. Ул кыска булса да, якты иҗат юлы үтеп, 9 поэма, 400 дән артык шигырь, шулай ук 350 хикәя, очерк һәм истәлекләр язып өлгерде.

тук
13ф тукай 12
13ф. Тукай 5
13ф. Тукай 2
13ф. Тукай 9
13ф. тукай1
13ф. тукай10

Акция барышында туган телдә һәм тәрҗемәдә Тукай әсәрләреннән өзекләр яңгырады. Аның «Туган тел» шигыре шигъриятнең иң югары ноктасы һәм татар халкының гимны санала. Бу шигырь башкаларга караганда күбрәк укыла, һәм хәтта җырлана. Шулай ук «Мәхәббәт», «Шагыйрь» шигырьләре яңгырады. Акциядә катнашучылар «Су анасы» әкияте һәм «Шурәле» поэмасы белән ничә яшьтә танышуларын искә төшерде. Чарага килүчеләр шигърият белән ләззәтләнеп кенә калмады, ә үз уйланулары, кичерешләре һәм хатирәләре белән уртаклашып, аның асылы турында фикер дә алыша алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: