«Актуаль Салтыков-Щедрин» әдәби акциясе (12+)

2026 ел Россиядә бөек рус язучысы-сатиригы Михаил Евграфович Салтыков-Щедринның тууына 200 ел тулуны билгеләп үтүгә багышлана. Әлеге датаны бәйрәм итү турында указ Россия Федерациясе Президенты тарафыннан имзаланды. Бөтен ил буйлап зур чаралар уза, 13 нче санлы китапханә дә укучылары өчен әдәби акция үткәрде.

13ф. 27.01.26 Акция Салтыков
13ф. 27.01.26 Акция Салтыков Щедрин 1
13ф. 27.01.26 Акция Салтыков Щедрин

Акциянең максаты — классикның әсәрләрен искә төшерү, аларны кычкырып уку һәм ике йөз ел үткәннән соң да аның әсәрләренең никадәр үткен телле һәм тормыш кадагына суга торган темаларны чагылдыруы, хәзер дә яшәвенә инану. «История одного города», «Господа Головлевы», «Премудрый пескарь», «Дикий помещик» кебек әсәрләреннән өзекләр яңгырады Барлык катнашучыларга да сүзгә игътибарлы булулары һәм бөек язучыларның иҗатына мәхәббәте өчен рәхмәт белдерәбез.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: