Бары тик шәм уты, бары тик якты истәлек (12+)

3 сентябрь көнне 5 нче санлы китапханәдә Е.Н. Батенчук исемендәге Кама төзелеш көллияте укучылары өчен «Бары тик шәм уты, бары тик якты истәлек» дигән хәтер кичәсе узды.

фото
IMG_0256
IMG-20210903-WA0026
IMG_0254

Балалар Россиядә һәр елны 3 сентябрьдә билгеләп үтелүче террорчылыкка каршы көрәштә дәүләт һәм җәмгыять бердәмлегенең символына әйләнгән истәлекле дата турында белде. Алып баручы сөйләгәннәр һәм күрсәтелгән видеоматериаллар буенча чарада катнашучылар 2004 елда Бесланда килеп чыккан фаҗигале вакыйгаларның хронологиясен күзәтә алды. Яшь буын вәкилләре илебездә булган террорчылык актлары корбаннарын бер минутлык тынлык белән искә алды, һәм тоткынлыкта калганнарны коткаруда һәлак булган көч структурасы хезмәткәрләренең якты истәлегенә хөрмәт күрсәтте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: