«Туган телем, дус булыйк»: лингвистик дилижанс (12+)

21 февраль, Халыкара туган тел көнендә, 15 нче санлы китапханә өлкән сыйныфлылар өчен «Туган телем, дус булыйк» дигән лингвистик дилижанс уздырды.

15
IMG_20230221_111223
IMG_20230221_122754

Чара кереш өлештән башланды, балалар анда дөньяда ничә тел булуы, аларның бүленеше, нилектән юкка чыгулары һәм туган телне саклау һәм яратуның мөһимлеге турында белде. «Азбука», «Әлифба» һәм «Тел белеме шәһәрчеге» виртуаль станцияләре буйлап үтеп, яшүсмерләр рус һәм татар әлифбаларының барлыкка килү тарихы белән танышты, күрсәтмә мисалларда бер сүзнең төрле телләрдәге яңгырашын, мәгънәсен ишетте. Очрашу «Славян әлифбасы барлыкка килү», «Татар хәрефенә багышланган музей» документаль фильмнарыннан өзекләрне карау һәм «Ике халык Әлифбаларында кунакта» күргәзмәсе белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: