Китапханәдә җәй (6+)

Мәктәп яны лагеренда ял итүче балалар өчен, шәһәр үзәк китапханәсе хезмәткәрләре «Җәйге сәяхәт, яки балачак иленә китап десанты» дигән әдәби-күңел ачу программасы үткәрде. Җирән Клоун белән бергә балалар гаҗәеп китаплар иленә кереп чумды һәм бик күп балалар әкиятләрен искә төшерде, балалар җырларын җырлады, табышмаклар чиште, кәгазьдән кечкенә самолетлар ясады. Китапханәдә узган вакыт балалар өчен бик файдалы һәм кызыклы булды. 

Летний вояж
20210608_095949
20210608_100240
20210608_100015
20210608_101154
20210608_095324

Шулай ук балалар квест-уенда катнашты һәм песи белән бергә китапханә бүлекләре буйлап квест үтте. Алар китапханәдәге бүлекләр белән танышты, әкиятләрне искә төшерде, викторина сорауларына җавап бирде, әдәби башваткычларны чиште һәм песиләр белән бәйле барлык нәрсәләрне искә алды. 
Чара азагында балалар бик мавыгып «Кот, который гулял сам по себе» мультфильмын карады.

Библиобродилка
IMG-20210322-WA0000
IMG-20210322-WA0005
IMG-20210323-WA0000
IMG-20210323-WA0003

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: