Китап төсендәге җәй (6+)

1 июнь, Халыкара балаларны яклау көнендә, 17 нче санлы китапханә «Китап төсендәге җәй» дигән бәйге-уен программасы уздырды.

Китапханәче балаларны бәйрәм белән котлады, аларга әлеге матур көннең килеп чыгу тарихы турында сөйләде. Шуннан соң яшь китап сөючеләр «Иң, иң…» викторинасында актив катнашты, анда зур кызыксыну белән табышмаклар чиште. «Мультфильм белгечләре» бәйгесендә балалар тәкъдим ителгән фразаларның кайсы мультфильм геройларыныкы булуын искә төшерде. Укучылар  «Ниндидер бер патшалыкта, ниндидер бер дәүләттә…» бәйгесендә әкиятләрне яхшы белүләрен күрсәтте, анда әкият атрибуты буенча аның хуҗасын искә төшерергә тиеш булды. «Башкаларга тапшыр» уенында исә кемнең кулларында башлык, шулар төрле биремнәр үтәде. 
Чарадан соң балалар үз хис-кичерешләре белән уртаклашты. Катнашучыларның күбесе өйләрендә уку өчен үзләренә ошаган китаплар сайлап алды. Ә алып баручы барысына да каникуллар чорында китапханәгә ешрак килергә, күбрәк китаплар укырга һәм үз белем капчыкларын тутыруны дәвам итәргә дигән теләкләрен җиткерде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: