Җәйге уку залы туган шәһәргә багышланды (0+)

5 августта Шәһәр үзәк китапханәсе каршындгы мәйданчыкта «Ачык һава астында китапханә» җәйге уку залы эше кысаларында чираттагы очрашу узды. Чара туган шәһәргә багышланды һәм вакытларын файдалы һәм кызыклы итеп үткәрергә теләүче өлкәннәрне, балаларны һәм яшүсмерләрне җыйды.  
Кунаклар өчен Яр Чаллы тарихы һәм күренекле урыннарына багышланган «Мин яраткан шәһәр!» күргәзмәсенә күзәтү оештырды. Чарага килүчеләр шәһәр үсешенең төп чорларын, аның мәдәни мирасын һәм мөһим вакыйгаларын яктыртучы китаплар һәм иллюстратив материаллар белән танышты. 

eusRk4qvthlxahxCJ0Pm7Gm60aLS6t7Sp6wTZOHn3UiszWoBmsgZLxELcHURjH5JSJWeeQZdgz1PTbHPmDiLQbi9
Freap1IQ_4LImDsbQ7BEa0foQ3jIA4Uv822uLkXvnbOsovwEDuS4K4fkGRUimfdNTgypqYWCPQuuZibl3XQEKkN8
IMG_20260805_150830
IMG_20260805_152514
oYMnPXZhogl1c4usR1bUiY51ZFvAcSWNk8RarsHrvKds1n8HH4bSmJtyh1aNUTH2Bsr8yUXdNKceT7F7VTlT_aAt
Ral-OzWCiZu4tESVLkF2SlymHqSiB8UJx8wQ8nOOG070By3k7qEkbEzw43wXibC3MWdaQ25kIi-lV7Dfu2Fk8WF2

Өстәл уеннары яратучылар бик теләп «Өстәл уеннары»нда катнашты. Мәйданчыкта классик уеннар – шашкалар, шахматлар, домино белән бергә, заманча уеннар да тәкъдим ителде, бу һәркемгә үз яшенә һәм кызыксынуына туры килгән шөгыль табарга мөмкинлек бирде. 
«Журнал битләрен ач, ямансулама!» матбугат басмаларына күзәтү үткәрелде. Китапханәчеләр катнашучыларны китапханә фондындагы кызыклы журналлар һәм газеталар белән таныштырды. Өлкәннәр һәм балалар үзләре өчен яңа басмалар ачты, журналистика тарихыннан кызыклы фактларны белде һәм яңа саннарны карый алды. Яшь китап сөючеләр өчен туган шәһәр турында тематик буягычлар әзерләнгән иде, аларны балалар бик теләп күргәзмәдә үк буяды. 
Иҗат сөючеләр өчен «Сәлам, Чаллы!» мастер-классы. узды. Катнашучылар яраткан шәһәргә багышланган матур кул эшләнмәләре ясады. Һәркем үзе белән яхшы кәеф һәм истәлеккә үз кулы белән ясалган эшен алып кайтып китте.  
Гадәт буенча кич дәвамында «Ал! Укы! Кара!» буккроссингы эшләде. Теләге булган һәркем үз китапларын алып килә һәм, аларга икенче тормыш һәм яңа укучылар бүләк итеп, яңаларын алып китә алды. 
Чара, җылы, дустанә рухта узды. «Ачык һава астында китапханә» җәйге уку залы үз эшен һәр чәршәмбе 15:00 тән 17:00 сәгатькә кадәр дәвам итә. Киләсе очрашу 12 августта узачак. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: