«Ачык һавада китапханә» җәйге уку залы (6+)

14 август көнне балалар һәм аларның әти-әниләре янәдән шәһәр үзәк китапханәсе каршындагы мәйданчыкта «Ачык һавада китапханә» җәйге уку залына җыелды.
Бу юлы китапханәчеләр «Җәйге күңел ачулар» оештырды. Балалар бик теләп бәйгеләрдә катнашты, һава шарлары кабартты, обруч әйләндерде, җәй өчен шигарьләр уйлап тапты һәм детектив уены уйнады. 

JxpTt6F0RlU
биб1
биб2
биб3
биб4
биб5
биб6

Балалар «Мәчеле-тычканлы», «Аркан тартышу», «Боулинг» уйнады, кроссвордлар чиште, скакалка белән сикерде һәм башка кызыклы биремнәр башкарды. Уеннар бик күңелле һәм мавыктыргыч булды, ә катнашучылар бик теләп үзара ярышты. 
«Китап кыстыргычы» мастер-классы барышында һәр катнашучы китаплар өчен үз китап кыстыргычын булдырды. 
Өстәл уеннары чарага килүчеләрне бер дус-тату түгәрәккә берләштерде. Уенчылар азарт белән интеллектуаль ярышларда көч сынашты, агач башваткычлар җыйды, шахмат, шашка, нард, Дженга һ.б. уеннары уйнады. Уен сессиясе дустанә аралашу рухында узды. Катнашучылар рәхәтләнеп уйнады һәм үзара аралашты.

Китап сөючеләр өчен китап алмашу мәйданчыгы эшләде, анда һәркем үзенә яңа кызыклы китап таба алды. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: