«Ачык һавада китапханә» җәйге уку залы (6+)

7 август көнне шәһәр үзәк китапханәсе янәдән ГЭС бистәсендә яшәүчеләрне саф һавада китаплар һәм уеннардан ләззәт алырга чакырды. 
«Ачык һавада китапханә» җәйге уку залы проекты кысаларында балалар өчен «Мин үз шәһәремне яратам!» күргәзмәсе оештырылды. Балалар, мавыктыргыч китаплар белән танышып, үз туган шәһәрләре такрихына кереп чума алды, шулай ук талантлы Чаллы язучылары әсәрләрен һәм популяр балалар журналларын рәхәтләнеп укыды! «Кара, сайла, укы!» вакытлы матбугат басмалары күргәзмәсендә балалар «Веселые уроки», «Мурзилка», «Тошка», «Филя» һ.б журналлардагы күңелле һәм кызыклы материаллар белән танышты.
«Минем читек» мастер-классында балалар үзенчәлекле татар милли аяк киеме һәм аның бизәкләре турында белде. Үз куллары белән ясаган кул эшләнмәләрен балалар өйләренә алып китте. 

арраруввв
4f12ee47-caf4-4c98-a1ca-f190b710db4f
IMG_2503
IMG_2504
IMG_2505
IMG_2507
IMG_2508
IMG_2512

Буккроссинг турында да онытмадык! Китап сөючеләр өчен работала площадка буккроссинга «Ал! Укы! Битләрен ач!», дигән буккроссинг мәйданчыгы эшләде, анда һәркем яңа кызыклы китап табып алды. «Мин — сәнгатьне өйәнүче» һәм «Танылган рәссамнарның картинасын җый» интеллектуаль уеннары кысаларында, яшь катнашучылар белемнәрен генә күрсәтеп калмады, ә сәнгать шедеврлары белән дә таныша алды. Балалар «Музейда йөрүләр» китаплар сериясе белән таныша, танылган рәсемне табарга һәм тиешле пазлларны җыярга кирәк булды.
Бу мавыктыргыч көн белем һәм иҗат белән тулып торды, бар катнашучыларга онытылмас ххис-кичерешләр калдырды.!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: