«Ачык һавада китапханә» җәйге уку залы (6+)

31 июль көнне барлык китап сөючеләрне – балалар һәм аларның әти-әниләрен шәһәр үзәк китапханәсе каршындагы мәйданчыкта җәйге уку залы үзенә җыйды. 
Балалар бик шатланып махсус алар өчен оештырылган төрле чараларда катнашты. Мавыктыргыч уеннар, иҗади биремнәр һәм бәйгеләр беркемне дә битараф калдырмады. 
Иң нәни катнашучылар өчен «Әкияткә ышаныгыз, дуслар!». дигән күңел ачу программасы уздырылды. Балалар «Рәсемнәр буенча әкиятне сөйлә», «Әкиятне үзең уйлап тап!» уеннарында катнашты, һәм шулай ук кызыклы сорауларга җавап бирде, мимика, жестлар ярдәмендә әкият геройларын күрсәтте. 

арраруввв
IMG_2416
IMG_2421
IMG_2423
IMG_2424
IMG_2429
IMG_2457
IMG_2462
IMG_2463

«Күптөрле идеяләр» китап күргәзмәсе оригами сәнгате буенча китаплар тәкъдим итте. Китапханәчеләр «Йөзек-песи баласы» һәм «Китапның дусты – китап кыстыргычы» дигән оригами буенча мастер-класслар үткәрде. Балалар, фантазияләрен эшкә җигеп, үз йөзекләрен һәм үзенчәлекле китап кыстыргычын ясады. 
«Иң яратканын укып» күргәзмә-карау җәйге уку залында яңа матур әдәбият әсәрләрен тәкъдим итте. Һәркем монда үзенең күңеленә хуш килгәнне тапты, ә инде каөсы сайларга белмәгәннәргә китапханәчеләр ярдәм итте. 
«Журналлар калейдоскобы» вакытлы матбугат басмалары күргәзмәсе чарага килүчеләргә үзләре өчен яңа журналлар ачарга мөмкинлек бирде. Алар яңа заманча тенденцияләрне, мәдәни күренешләрне һәм сәяси вакыйгаларны яктыртучы материаллар белән танышты. Яшьләр аеруча сәламәт тормыш рәвешенә багышланган журналлар белән кызыксынды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: